Айнур Габдриев - әтисенең уң кулы
Фермер Илмир Габдриевнең улы Айнур 10 яшеннән әтисе янәшәсендә.
Бүген үзләрендә булган барлык техника, агрегат белән бик җиңел идарә итә ул. Иртә таңнан кырда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрсә, аннан соң КамАЗ га утырып ерак юлга чыгып китәргә дә өлгерә. Айнур әле күптән түгел генә Казан энергетика институтын тәмамлап кайткан. Өч ел элек район үзәгендәге агротехникумда белем үзләштергән булган. Кыскасы, егет мөстәкыйль хезмәт башларга инде күптән өлгергән, дисәк тә хаклыкка туры килә. Вакытлар белән аннан да менә дигән фермер чыгар әле.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
