Әлмәттә игелек акциясе киңәйде
Рамазан аенда Әлмәттә игелек акциясе башланып киткән иде.
Мохтаҗларга бушлай ипи таратучы Үзәк мәчет янына “Аксу” мәчете дә кушылды. Хәзер ипи генә түгел, башка төр ашамлык та таратыла. Изге гамәл кылырга теләгән кешеләр әлеге мәчетләргә үзләреннән азык-төлек әйберләре китерә алалар. “Аксу” мәчетенең адресы: Радищев урамы, 12 а.
