Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2016

Теракт вакытында Төркиядә калган татарстанлылар бүген кич кайтарыла [+ВИДЕО]

0

Чаллының шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов "Бисеринки" төркемендә биюче балаларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшкән.

Очрашу хореография мәктәбендә узган. Андагы әти-әниләр үзләренең балалары һәм педагог белән телефон аша аралашканнар. Кызлар шартлауны күрмәгәннәр, ул вакытта алар "яшел коридор"да булганнар, дип хәбәр итә chelny-izvest.ru.

Очрашу вакытында Рамил Хәлимов балаларның Төркиядән кайтарылу мәсьәләсе Татарстан Президенты ярдәмендә башкарылуын хәбәр иткән. Бүгенге 21:15тәге "Истанбул-Казан" рейсына билетлар алынган, Чаллыдан балаларны каршы алу өчен махсус автобус җибәреләчәк.
Кызларга бернинди куркыныч та янамый,  хәзер алар янында Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин булуы билгеле.

http://shahrikazan.com/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса