Ветеранны сөендерделәр
Зәйдә ветераннарны юбилейлары белән котлау традициягә керде. Бүген хезмәт ветераны Анатолий Андреев 90 яшьлек юбилее уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итте. Аны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина котлап. Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, истәлекле бүләк тапшырды. Район мәдәният йорты һәм автоклуб хезмәткәрләре юбилярның яшь чагындагы җырларын башкарып, изге теләкләрен җиткерделәр.
