Иң яхшы билингваль бакчалар арасында лениногорскиныкы да бар
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде.
Алар арасында безнең шәһәрдәге 26 нчы балалар бакчасы да бар.
Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк.
Конкурста барлыгы республиканың 155 мәктәпкәчә белем учреждениесе катнашкан булган. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 30 балалар бакчасын билгеләде, аннары алар 24-27 июньдә Казанда конкурс финалында катнаштылар, дип хәбәр ителә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
