Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2016

Йөкле пассажирның суы китү сәбәпле, Казан аэропортына ашыгыч рәвештә очкыч утырган

0

Кичә Казан аэропортына  ашыгыч рәвештә "Аэробус-330" самолеты төшәргә мәҗбүр булган.

Чөнки пассажир хатын-кызның бала табар вакыты җиткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуратурасында.

"14.30да Казан аэропортына бер самолет ашыгыч рәвештә төште. Очыш вакытында пассажир хатын-кызларның берсе - 8  айлык көмәнле Таиланд гражданкасының суы киткән", - дип аныклап узды прокуратура вәкиле.

Аның сүзләренчә, бала табучы хатынны Казан бала тудыру йортларының берсенә озатканнар, ә самолет Бангкок - Шереметьево маршруты буенча юлын дәвам иткән.

http://tat.tatar-inform.ru/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса