Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2016

Татарстанда каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган

0

Берничә сәгать элек Мамадыш районында куркыныч юл һаләкәте булган. Нәтиҗәдә, каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган.

 

Мәскәү - Уфа юлының 956нчы чакрымында "Киа Рио" җиңел машина Газель йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина алда баручы автомобильне узарга дип каршы юлга чыга, ләкин маневрны тәмамлап өлгерми. Каршы юлда ул Газель йөк машинасына бәрелә.

Машиналарның руле артында 1971 елгы Актаныш кешесе һәм 1960 елгы Оренбург кешесе булган. Авариядә гаепле булган "Кио Рио" йөртүчесе шунда ук һаләк була. Газель йөртүчесе күпсанлы яралар белән Алабуга больницасына җибәрелгән.

 

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59787




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса