Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2014

Энгель ФӘТТАХОВ: КИЛӘЧӘГЕБЕЗ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ БӘЙЛЕ

0
Энгель ФӘТТАХОВ: КИЛӘЧӘГЕБЕЗ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ БӘЙЛЕ

(Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясалган чыгыштан)


Быелгы ел гади генә ел булмады. Ул үтә киеренке һәм бик кызыклы үтте. Гади түгел, чөнки бу ел - «Мәгариф турында»гы яңа федераль һәм республика законнары кабул ителгән шартларда эшләүнең беренче елы. Киеренке, чөнки узган ел белем бирү өлкәсендә яңа проектлар төркеменә старт бирелде һәм аларга салынган саллы ресурсларны нәтиҗәле итеп файдалану кирәк иде. Кызыклы ел, чөнки әлеге проектларның бик күбесен тормышка ашыру насыйп булды.

РФ Президенты Указы нигезендә 2016 елга без 3 яше тулган һәр балага бакчада урын булдырырга тиешбез. Узган ел бу максатларга ике бюджеттан 5 миллиардтан артык акча бүлеп бирелде. Шулай итеп быел 11 меңнән артык балага урын булачак, шул исәптән 660 бала шәхси бакчаларга барачак.

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә 159 мәктәптә кызу эш бара. Бу гамәлләр өчен 2,5 млрд сум акча бүленде. Узган ел авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр булдырдык, шулай ук белем йортларының спорт залларын төзекләндерү эшләре бара. 2013 елдан башлап мәгариф тармагында «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә куела башлады. Быел 207 млн сумга төшереп, 104 белем йортын уңайлы итеп җиһазлаячакбыз.

Ел дәвамында өстенлекле эш булып укытучының социаль статусын күтәрү торды. Агымдагы елның беренче ярты елында мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы  33 мең 557 сум тәшкил итте. Ә балалар бакчасы тәрбиячеләре 28 мең 103 сум хезмәт хакы алдылар. Педагогларны грантлар белән тәэмин итү дә дәвам итә. 2014 елда 26 укытучыга 200 мең сумлык өстәмә биреләчәк, ә 89 педагог республика бюджетыннан грант алачак.

Безнең зур игътибар биргән эш юнәлешләре арасында сәләтле яшьләрне үстерү дә бар. Без быел чираттагы мәртәбә Татарстанның интеллектуаль куәте югары булуын исбатладык. Күптән түгел Көньяк Африка Республикасында 55 нче халыкара математика олимпиадасы төгәлләнде. Русия җыелма командасы составында 2 татарстанлы да бар иде: Никита Чернега һәм Алексей Волостнов. Бик шатланып, безнең укучыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен хәбәр итәм. Никита - алтын, Алексей  исә көмеш медаль алып кайтты. Малайлар Казанның Мәскәү районының 122 нче  гимназиясендә белем ала. Тагын бер дөнья күләмендәге уңышыбыз бар. 29 июльдә Вьетнамда химия фәне буенча 46 нчы халыкара олимпиада тәмамланды. Әлеге бәйгедә Русия милли җыелма командасы I урынны яулады. Командада Казанның 131 нче лицееннан Алексей Садыйков та көмеш медаль алды.

Икенче ел рәттән Бөтенрусия олимпиада командалары арасында Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала III урынны яулап килә. Без республиканың олимпиада үзәген булдырдык. Биредә уку елы дәвамында талантлы балалар өчен дәресләр бара, педагоглар өчен мастер-класслар үтә. Ил күләмендәге уникаль проектыбыз да бар. Быелның 1 гыйнварыннан «Ана теле» онлайн мәктәбе эшли башлады. Кайда яшәвенә карамастан, теләүчеләр татар теле дәресләренең тулы курсын үтә ала. Моннан тыш бу ресурс мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә кадрлар әзерләү өчен дә кулланыла. Бүген 6 меңнән артык тәрбияче шундый мөмкинлектән файдалана.

Халыкны дәүләт хезмәте күрсәтү порталын куллануга җәлеп итүдә мәктәп укучылары ярдәменнән файдалану йөзеннән, «IT Чемпион» конкурсы аеруча уңыш белән барды ки, Президентыбыз карары белән аны быел да озайттык.

Болары ирешкән уңышларыбыз хакында булды. Ә хәзер яңа уку елында алдыбызда торган бурычлар һәм хәл итәсе мәсьәләләргә күчик.

Уку елы нәтиҗәләре буенча без муниципаль районнарны өч юнәлештә  бәяләдек: 1) Белем сыйфаты; 2) Милли белем сыйфаты; 3) Өстәмә белем һәм тәрбия үсеше. Рейтинг төзегәндә 7 төрле күрсәткеч исәпкә алынды.

Быел Чаллы шәһәре алда бара. Шулай ук Бөгелмә районы укучылары да  урыс теле һәм математика буенча БДИны республикада иң югары балларга тапшырды. Казанның Совет районы, шулай ук Зәй районы рейтинглар таблицасында позицияләрен яхшыртты. Алар сары зонадан яшелгә күчтеләр. Балык Бистәсе, Әгерҗе, Лаеш районнары да нәтиҗәләрен яхшыртты. Ә менә Питрәч, Буа, Чүпрәле һәм Баулы төбәкләре аска тәгәрәде.

Безне аттестат алмыйча калучыларның саны артуы борчый. Билгеләп үтик, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай, Ютазы һәм Казанның Совет районнарында 11 нче сыйныфларның һәммәсе дә аттестат алды. Шул вакытта Чүпрәле, Югары Ослан, Буа, Питрәч районнары бу мәсьәләдә 3 процентны күрсәтте. Моңа һич тә юл куярга ярамый.

Беренче мәртәбә рейтингка бер укытучыга ничә бала туры килүе хакындагы күрсәткечне керттек. Бүген бу икътисади нәтиҗәлелекне билгеләүче төп индикатор. Барыбыз да яхшы аңлый, аз комплектлы мәктәптә бер укучыга тотылган чыгым зурая. Тәтеш, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Спас районнарында мәктәпләрнең яртысы шундый. Бүген иң кыйммәткә төшкән район - Югары Ослан. Бер укучыга 122 мең тотыла. Шуңа карамастан, бу район исемлекнең иң ахырында тора. Республика буенча урыс теле белән математикадан уртача иң түбән балл аларда. Оптимальләштерү мәсьәләсенә бик сак  якын килергә кирәклеге аңлашыла.

Уйланылмыйча башкарылган эшләр аркасында халыктан күптөрле сораулар ява. Мәсәлән, Әлмәт районы Баграж авылы укучылары көн саен 25 чакрым юл үтә, өстәвенә бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, муниципаль районнарда мәгарифнең үсешендә мәгариф идарәсе җитәкчеләренең роле искиткеч зур. Аларның квалификациясенә, инициативасына, команда туплый алуына белем бирүнең сыйфаты турыдан-туры бәйле. Шул ук вакытта аларны мин безнең министрлык командасы әгъзалары дип тә атар идем. Бу муниципаль район башлыкларына үтенеч: мәгариф идарәсе җитәкчесен билгеләгәндә безнең министрлыкның да фикерен исәпкә алырга. Мисал китерәм. 2010 елдан бирле Ютазы районы мәгариф идарәсендә 5 җитәкче алышынды. Бу хәл белем бирүнең сыйфатын күтәрмәгәндер дип уйлыйм.

Күптән түгел без әлеге төр җитәкчеләр хакында аудит үткәрдек. Бөгелмә районы мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда белән Чаллы шәһәреннән Рамил Хәлимов иң югары күрсәткечкә ия булды. Без урыннардагы мәгариф җитәкчеләрен һәрдаим кайгыртып торабыз. Узган ел аларның хезмәт хакы күтәрелде. Шулай ук Президент кушуы буенча аларга  автомобильләр бирелде. «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте аларга Интернетка тоташтырылган смартфоннар бүләк итте. Шул ук вакытта сезнең өстә җаваплылык та зур.

Соңгы елларда укытучы һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелә. Мондый игътибар тууның сәбәбе - мөгаллимнең җәмгыятьтәге социаль статусы күтәрелү. Бу, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Берничә елдан тагын да талантлырак яшь укытучылар килер дип ышанабыз.

Безнең тарафтан педагогик белемне заманчалаштыруның өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән. Казан, Арча, Минзәлә педагогика колледжлары базасында балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләүче ресурслар үзәге төзелде. Соңгы икесе милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләячәк. Узган ел август киңәшмәсендә укытучыларга хисап яздыруларның санын киметү хакында сүз булган иде. Без бу мәсьәләне карадык, хисаплар 30 процентка кыскарды.

Безнең алда торган иң төп бурыч - гомуми белемнең сыйфатын күтәрү. 2010 елдан республикада федераль укыту стандартлары кертелә. Киләсе уку елыннан башлангыч сыйныфлар тулысынча шундый укытуга күчеп бетәчәк.

Быелгысы елда БДИның максималь гаделлеген һәм объективлыгын тәэмин итү өчен чаралар куллану мөмкин булды. Республикада математикадан, урыс теленнән һәм башка фәннәрдән дә уртача балл узган елгыдан түбәнрәк булды. Шул ук вакытта Русия Федерациясендәге уртача баллардан югарырак нәтиҗә күрсәттек (урыс әдәбиятеннән кала). Хаклы рәвештә горурлана алабыз: 5 меңнән артык 11нчеләребез 80нән артыграк балл җыйды. Ә 100 баллы балаларыбыз саны 122гә җитте. 12 мәктәптә икешәр фәннән 90ышар балл җыючылар булды.

Киләчәктә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар белән ныклабрак шөгыльләнү таләп ителә. Әлегә алар ташламалы шартларда имтихан бирде. Нәтиҗәләр дә бигүк объектив түгел. Киләсе уку елында аларны да 11 нчеләр шартына куярга исәплибез.

Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәгариф проблемаларын дөрес хәл итү иминлек һәм яхшы тормыш гарантиясе булып тора. Бүген Татарстан - ике дәүләт телен дә бертигез югарылыкка куйган, мәктәпләрдә татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә өйрәнүне законлы рәвештә хәл иткән бердәнбер регион.   

Кирәкле норматив-хокукый база булуга карамастан,  бүгенге көндә милли мәгариф оешмалары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру һаман проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәлелеге әлегәчә түбән.

Милли белемнең сыйфатын күтәрү максатыннан, кайбер карарлар кабул ителде: милли мәгариф идарәсе төзелде, Мәгарифне үстерү институтында милли белем кафедрасы һәм лабораториясе булдырылды,  муниципаль район мәгариф идарәләрендә милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча  методистлар булдырылды, яңа укыту-методик әсбаплар хәзерләү буенча колачлы эш бара, башлангыч сыйныфлар өчен 51 дәреслек федераль исемлеккә кертелде, дәреслекләргә электрон өстәлмәләр булдырылды. 

Республикада укучыларның 80 проценты урыс телендә белем ала. Урыс мәктәпләрендә татар төркемнәренең өлеше нибары 24 процент тәшкил итә. Моннан аңлашылганча, укучыларның күбесе татар телен чит тел буларак өйрәнә. Әлеге фән 1 нчедән 11 нчегә кадәр өйрәтелсә дә, урыс балаларының татарча белү дәрәҗәсе бик түбән. Ул гына түгел, аларда телгә тискәре мөнәсәбәт формалаша.

Әлбәттә, укытуның сыйфаты укытучының осталыгыннан тора. Районнарда беренче чиратта укытучыларның әзерлеген күтәрүне оештырырга, методик эшне көчәйтергә кирәк. Квалификация күтәрүне җентекләп күзәтү, кирәк булса,  көчәйтү таләп ителә.  Һәр районда милли белем үзәкләре төзелде. 39 татар гимназиясенең дә эшен контрольгә алу сорала.

Халыкның әйдәп баручысы гасырлардан гасырларга зыялылар булган. Татар милләте Ризаэтдин Фәхретдиннәре, Каюм Насыйрилары, Габдулла Тукайлары белән данлыклы. Бүгенге көндә татар мәктәбенең, аеруча татар гимназияләренең төп вазифасы - халкыбызга Мәрҗаниләрне,  Акчуриннарны, Туфаннарны - милләтебезнең зыялы улларын һәм кызларын тәрбияләү. Гомер-гомергә үзенең талантлы шәхесләре белән дан тоткан  Актаныш, Арча, Әтнә, Саба, Сарман, Мөслим әйдәп бармаса, киләчәктә чишмәләребез саекмасмы?  Бу мәсьәлә, нигездә, мәгариф башлыкларыннан тора. Шунлыктан аны җитди рәвештә якын килеп хәл итү сорала. Бүгенге көндә хәтта башлангыч сыйныфлар өчен дә татарча дәреслекләргә заявка бирмәгән саф татар районнары бар. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә булырга тиеш.  Безнең тарафтан һәр гимназия, һәр база мәктәбе белән индивидуаль эш оештырылачак.

Чыгышымның ахырында шуны әйтергә телим: безнең бурыч - укучыларга һәм студентларга сыйфатлы белем алырлык шартлар тудыру, яшь буынның иҗади мөмкинлекләрен үстерерлек булсын.
 
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА әзерләде.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона


Доктор Кутушов: не стоит носить кроссовки в жару

Blumarine, коллекция Resort 2025

Строитель БАМа, работник филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» награжден Почетным знаком за безупречный труд

Крупный российский туроператор начал продажи туров в Таиланд со скидками 15%


'Hum bhi insaan hain': Pakistan allrounder Imad urges calm

PGA Tour Commissioner Jay Monahan shuts down Saudi agreement rumors: “complex scenario”

Inside wicked world of ‘skinny scams’ as Ozempic and weight loss drug fraud attempts rise into the hundreds of thousands

Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry


«Байкал Сервис» снижает тарифы из городов Сибири

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

СЛД «Красноярск» компании «ЛокоТех-Сервис» получило право ремонтировать грузовой электровоз «Ермак» в объеме ТР-2

В МЧС объяснили появление пожарных у театра "Теремок"


To create its cast of Baldur's Gate 3 companions, Larian came up with 'hundreds and hundreds' of character concepts: 'It was a huge, huge list'

Гайд по Earn to Die Rogue: мифические предметы, билды и режимы

Embracer has closed Alone in the Dark studio Pieces Interactive

Для Summoners Kingdom: Goddess проходит пробный запуск на Android


Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження


За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы




Политолог Марков рассказал, что российский боец MMA Джефф Монсон принял ислам

Канадский министр Леблан: Оттава признала КСИР террористической организацией

Показ мод, объединивший европейские и африканские мотивы, стал ярким событием вечерней программы фестиваля «Планета Юго-Запад»

Собянин предупредил москвичей о ливнях и возможном формировании смерчей 20 июня


Фактор Северной Кореи. Почему Запад так напуган?

Семь китайских банков начали принимать платежи из ...

Рекордное для мая число первичных сделок оформлено ...

Первый московский «небоскрёб»: доходный дом Афремова на Садовой–Спасской улице. 1905 год


«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами

Теннисистка Самсонова вышла в финал турнира в Хертогенбосхе

Овечкин, Яковлев, Фридзон и Мыскина сыграли в падел-теннис в Турции: «Победила дружба»

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе


Семь китайских банков начали принимать платежи из ...

В Горловке задержали мужчину по подозрению в публичном возбуждении ненависти

В Троице-Сергиевой лавре установили киот для "Троицы" Андрея Рублева

В Подмосковье сделали третье воскресенье сентября праздничным днем


Музыкальные новости

Возвращение певицы Жанны Агузаровой обернулось скандалом

«Моцарт vs Шопен» от Amadeus Concerts

Подняли с Пола: юбилейный раритет Маккартни и блуждания Билли Айлиш

«Он приехал за мной в клуб. И всё, с этого момента мы начали жить вместе». Оксана Самойлова рассказала о знакомстве с Джиганом в эфире «Шоу Воли» на ТНТ



В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника

Галина Ржаксенская впервые стала участником ПМЭФ в Санкт-Петербурге

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села


Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир бурятской сказки, которое не оставит равнодушным ни одного зрителя

Российские флаги снова вывесили на матче Евро-2024 между Англией и Сербией

Неблагодарный батька или о чем говорил президент Белоруссии с делегацией Азербайджана?

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ


Движение на участке Боровского шоссе в Новой Москве ограничили из-за подтопления

Бесплатный билет в музеи Зеленоградска от «ПАРАDOX» и BelkaCar

Движение на участке Боровского шоссе приостановлено из-за сверхинтенсивных осадков

В Москве движение на участке Боровского шоссе перекрыли из-за осадков


СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

ЯНДЕКС, АЛЕКСАНДР ПУШКИН, АНАТОЛИЙ ГОЛОД И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ВЕДУТ СЛЕДСТВИЕ ВЕКА! ВАЖНЫЕ СЕРЬЁЗНЫЕ ДАННЫЕ.

ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА. ПРО НАУКУ АКТИВНОЙ ВСЕЛЕННОЙ. ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД.

Путин летит к Ким Чен Ыну. Россия и Северная Корея станут стратегическими партнёрами


Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь

ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели




В Москве убийца пожилых инвалидов засунул сборник нот в тело жертвы

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве

Врач-дерматолог Мадина Байрамукова: что делать с "мурашками» на коже

В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника



Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

В Лужниках состоялась церемония открытия Всероссийской Спартакиады Специальной Олимпиады

В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча




Собянин прибыл в Китай с рабочим визитом

Собянин рассказал о росте турпотока из Китая

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве


Российские компании придерживаются собственного подхода в ESG

Козлов: Россия и КНДР прорабатывают возможность запуска прямых рейсов

Обмен электронными транспортными накладными стал доступен участникам «Биржи грузоперевозок ATI.SU»

Бизнес-омбудсмен Москвы оказывает поддержку НМСП


Незаконная свалка в Дмитровском округе нанесла ущерб нарушителям в 650 тыс рублей

Первый московский «небоскрёб»: доходный дом Афремова на Садовой–Спасской улице. 1905 год

Семь китайских банков начали принимать платежи из ...

Москва. Народная приемная КПРФ в ВАО. Депутат Госдумы Сергей Обухов помог москвичке добиться справедливости


Express: АПЛ «Архангельск» представляет большую угрозу инфраструктуре НАТО

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»

Ниже воды: как идет обновление подводного флота России

Более 39 млн рублей направлено на летний отдых и оздоровление детей-сирот в Архангельской области


В Симферополе пройдёт спектакль-акция «Подаренная жизнь»

Фольклорно-литературная программа «Сказки детства, полные чудес, нас уводят в царство тридесятое»

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире

Аварийное отключение электроэнергии произошло почти в тридцати населенных пунктах Крыма


В столице открыли второй вестибюль МЦК Москва-Сити, интегрированный с МЦД-4

Два участка в Даниловском районе реорганизуют по городской программе

Отар Кушанашвили попал в реанимацию в Подмосковье

Коммунальщики в Чехове помогут регоператору в уборке контейнерных площадок












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Людмила Самсонова

Теннисистка Самсонова вышла в финал турнира в Хертогенбосхе






Жителей столицы попросили не выходить на улицу во время ливня

Депутат Барсуков выступил на 88-м заседании МОД

Испытания второй модели беспилотника «Партизан» начнут к концу 2024 года

Сносит крыши и гнет рекламные щиты: в Москве разгулялся ураган «Эдгар»