Көзге чакырылышта Зәйдән 100гә якын егет солдат булачак
Бүгеннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш старт алды. Район алдан ук армия яшендәге егетләрне барлау, медицина күзәтүләре үткәрү өчен комиссия эше башланган иде. Көзге чакырылышта районнан 100гә якын егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә алынырга тиеш. Шулай ук хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтәргә теләүчеләр өчен дә чакыру бара.
