Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Мәскәү урамнарының берсе Чулпан Хаматова исемен йөртергә мөмкин

0

Троицкий һәм Новомосковский административ округлары префектурасына шәһәр урамнарына Чулпан Хаматова, Константин Хабенский һәм Ваһит Алекперов исемнәрен бирү турында тәкъдим кергән. 

Әлеге тәкъдимне Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Мәскәү шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Федотов язган. Бу башлангычны префектураның эшче төркеме тикшергән һәм яңа атамалар кушу өчен урамнар сайлаган. Тик гамәлдәге законнар буенча үзләре исән  кешеләрнең исемнәрен объектларга Мәскәү мэры яки илбашы тәкъдиме белән генә кушу каралган. Ә Игорь Федотов фикеренчә, урамнарны шәһәр үсеше өчен саллы өлеш кертүчеләрнең, танылган хәйриячеләрнең һәм меценатларның исемнәре белән атау традициясен яңартырга вакыт. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса