Зәйдә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү мәсьәләсе тикшерелде
Бүген Зәйдә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында балаларның җәйге каникулы чорында балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаять кылуларны кисәтү эше нәтиҗәләре, иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгәннәр белән эшләү, алар тарафыннан кабат җинаять кылуларга юл куймау өчен өстәмә чаралар турында мәсьәләләр тикшерелде.
Утырыш район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә үтте.
