Лениногорск картингистлары иң яхшылар исемлегендә
Баулы шәһәрендә картинг буенча ярыш үтте һәм анда лениногорскилылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Иң яхшылар исеменә 40 кеше көч сынашты. Иң кечкенә узышчыга – 8 яшь иде.
Безнекеләр команда зачетында беренче урын алды. Шәхси зачетта лениногорскилыларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
-“Кадет” классында – Эдуард Фәрхетдинов өченче урында
-“Юниор-стандарт”та – Ленар Тәхаув – беренче, Андрей Малыхин - өченче
-“Союз” классында Станислав Гамза – беренче урында.
Әлеге егетләр барысы да Лениногорскиның “Профессионал” спорт-техника клубыннан. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
