Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Бишек кенэ димэгез…  

0

Тал бишектән кузәткэн чак-

Балачак монбәреннэн.

Сикерәсе килә иде,

Зур булу теләгеннән.

 

Инде сикерәм дигәндә,

Бишек алдан өлгерә.

Арт якларны чәбәкли дә,

Ак мендәргә түндерә.

 

Балачакнын ул бишеге,

Сагындыра сусатып.

Тошләремә әни керә,

Жырларында уятып.

 

Күгем- тушәм, йолдызларым-

Эниемнен күзләре.

Мин аларнын нурларында,

Беләм күпме йозгәнне.

 

Чаптарларым бизәк- бизәк,

Таный идем матурны.

Әле дә горурлык саныйм,

Шул тәхеттә ятуны.

 

Тәгамымнын тәмнәре дә,

Чамасыз татлы иде.

Йокыларым тыныч булды ,

Фәрештә саклый иде.

 

Эх, ул бишек жырларында,

Йокла иден янәдән.

Мизгелләрдә китәр иде,

Арыганлык тәннәрдән.


 

Вазыйх Фатыйхов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса