Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Юл чакрымын юлчылар яхшырак белә

0

Татавтодороешмасы бүгенге көндә юллар төзи, ремонтлый, районның 301 километр юлына хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда аларның эшчәнлегенә һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Алар юлчыларның рәхмәтенә күмелеп яшиләр, дисәк тә хаклыкка туры килер.

Оешманы моннан алты ел элек Евгений Баканин җитәкли башлады. Алдагы җитәкчеләр адресына тәнкыйти фикерләр юлларга җыенмыйм, һәркайсының юлларыбыздагы үз өлеше бар. Тик, чүлмәк тышыннан билгеле, дигән әйтемгә таянган мәлдә, оешманы нинди хуҗа җитәкләгәнен бик тиз абайлыйсың. Юлчы тик юлчы инде. Утарларына килеп керүгә үк чисталык, тәртип күз явын ала, яхшы фикер тудыра. Хуҗадан күп тора, дип тиккә генә әйтмиләр шул. Ә Евгений Бахаринга килгәндә, кызык биографияле кеше булып чыкты ул. Хезмәт юлының олы өлеше юллар белән бәйләнгән. Институт кысаларында юл төзелеше белгече һөнәрен үзләштергән Казан егете беренче хезмәт чирканчыгын Ижау төбәгендә “СССР юллары” н төзүдән башлаган. Җиде елындагы бу “чирканчык” аны  чын юл төзү остасына әверелдергән.

Вазыйх Фатыйхов.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

 

Фото автордан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса