Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер юк ителде

0

Зәй шәһәр прокуратурасы наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тикшерүләр алып барганда, районның Югары Шепкә һәм Иске Пәлчекәү авыллары арасында 50 квадрат метр мәйданда кыргый киндер үсүен ачыклады.

Авыл җирлеге башкарма комитетының җирлеккә караган территорияне даими контрольдә тотмавы, үз  вакытында тиешле чара күрмәве әлеге урында күпләп киндер үсүгә һәм составында наркотик матдә булган үсемлекне теләсә кем куллана алуга китергән.  Закон нигезендә җир биләмәләрендә, фәнни эшләр өчен кирәк дип саналмаганда, киндер үстерү катгый тыела. Тикшерү нәтиҗәсендә Югары Шепкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә тиз арада кимчелекләрне бетерү буенча чара күрү өчен документ юлланды, киндер үсентеләре юк ителде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса