Бүген һәм иртәгә районда Донор көннәре үткәрелә
Игелекле бу акциядә катнашырга теләгән һәркем кан биреп өлгерсен, моңа күп вакыт китмәчен өчен республика күчмә кан салу стациясендә 4 урын һәм район поликлиникасында өстәмә 6 урын эшләячәк. Үз гомерендә 40 тапкырдан артыграк кан тапшырган 11 әлкилегә “Россия Федерациясенең мактаулы доноры” исеме бирү өчен документлар әзерләп тапшырылган.
