Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Зәйдә шикәр кайнату дәвам итә

0

Зәй шикәр заводында шикәр кайнату әле тулы куәткә бара. Бүгенге көнгә завод барлыгы 461267 тонна татлы тамыр кабул итте, 314023 тонна чимал эшкәртте, 44068 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Бу көннәрдә яңгырлар булу сәбәпле, чөгендернең пычраклылыгы арта төшкән: ул 10-12 процент тәшкил итә.

Зәй районы басу-кырларыннан 5443 гектарда 217720 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу – барлык мәйданның  63 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 400 центнер тәшкил итә. Яңгырлар татлы тамыр җыю барышын шактый комачаулады.

Иң күп чөгендер уңышы  – “Зәй шикәре” агрофирмасында. Биредә ул гектарыннан – 520, “Зәй”дә  – 515, “Восток”та 255 центнер. Татлы тамыр алу белән бергә, кукуруздан силос салу, рапс җыю һәм туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса