Әлмәт тапкырларын “мыеклы” жюри бәяләгән
![Әлмәт тапкырларын “мыеклы” жюри бәяләгән](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/68cc0b273188dcf03cb34bcf437b6d68_S.jpg)
Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә республикакүләм татарча КВН - шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы - финал уеннарының икенче этабы узды.
Берсеннән-берсе шаян, тапкыр, җитез биш команда: “Ачы борычлар” (Ютазы), “Шомбайлар” (Бавлы), “Әйбәт” (Бөгелмә), “Татарча синдром” (Сарман) һәм “Хыялыйлар” (Әлмәт) үзара көч сынашты.
Быелгы уенның темасын юкка гына “Агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмаек” дип атамаганнар. Жюри әгъзалары: Ләбиб Лерон, Марат Закир, Марсель Галиев, Газинур Морат, Камил Кәримов – барысы да мыеклы.
Тапкырлар ярышында беренчелекне бөгелмәлеләр яулады. Әлмәтнең “Хыялыйлар” командасы исә, әле яшь булуына да карамастан, шулай ук уңышлы чыгыш ясады.