Баулыдан мактау Грамотасы белән
Баулыда заман шартларында чуаш мәдәниятен саклау буенча республика семинары узды. Анда Зәй районы Гулькин авылы китапханәчесе, “Палан” чуаш фольклор ансамбле солисты Тамара Капитонова катнашты. Аңа заман шартларында чуаш мәдәниятен саклауда зур өлеш керткәне өчен сертификат, ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге Мактау Грамотасы тапшырылды.
