Һава температурасы кисәк суыну көтелә
Республикада, шул исәптән безнең районда да, атнаның икенче яртысында һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Көндез һава температурасы 4-10 градуска, төнлә белән 6дан 15 градуска кадәр төшү ихтимал дип искәртә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Юлларда бозлавык булу исә руль артына утыручылардан аеруча саклык сорый.
