Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Зәй мәдәният хезмәткәрләре Җиңүнең 70 еллыгы турында сөйләште (фотолар)

0

Зәйдә соңгы елларда мәдәният идарәсе тармакта эшләүчеләр өчен күчмә семинарлар оештыруга зур игътибар бирә. Бу – үз казаныңда гына кайнамыйча, тәҗрибә уртаклашу, эш алымнарын төрләндерү мөмкинлеге дигән сүз. Быел шундый җиде семинар узды. Чираттагысы бүген Сәвәләй авылында үтте. Анда сүз Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әлеге уңайдан мәдәният хезмәткәрләре алдында торган бурычлар  турында барды. Бу исә - фотоальбомнар, стендлар ясау, кызыксыну клублары арасында смотр-конкурслар үткәрү, “Җиңү салюты” фестивалендә катнашу. Болардан тыш, мәдәният йортларында театр коллективлары авыл халкына  сугыш темасына багышланган спектакльләр тәкъдим итәргә тиеш. Семинарда чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова мәдәният хезмәткәрләрен әлеге дата уңаеннан җиң сызганып эшләргә чакырды.

Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре исә кунакларга үзләренең иҗат сезонын ачкан чара “Покрау” бәйрәмен, покрау пироглары ясау буенча мастер-класс күрсәтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса