Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Машина йөртү батырлык һәм игътибар сорый

0

Хөр­мәт­ле ма­ши­на йөр­тү­че­ләр! Сез бик мө­һим эш баш­ка­ра­сыз. Сез­дән баш­ка ки­рәк­ле урын­га ба­рып җи­тү дә, йөк­ләр­не бер урын­нан икен­че урын­га кү­че­рү дә мөм­кин тү­гел. Ә Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да күп­ме авыр­лык­лар бе­лән оч­ра­шыр­га – су­гыш кы­ры­на азык-тө­лек, ко­рал­лар та­шыр­га ту­ры кил­гән ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­гә! Һәм ме­нә хә­зер, ча­гыш­тыр­ма­ча ты­ныч ва­кыт­та да, ма­ши­на йөр­тү­че­ләр гу­ма­ни­тар яр­дәм тө­яп кай­нар нок­та­лар­га ба­рыр­га, үз тор­мыш­ла­рын кур­кы­ныч ас­ты­на ку­яр­га мәҗ­бүр. Рәх­мәт сез­гә!
Әм­ма бү­ген сү­зе­без руль ар­ты­на уты­ру бе­лән хә­веф­сез­лек һәм җәя­ү­ле­ләр ха­кын­да бө­тен­ләй оны­ту­чы игъ­ти­бар­сыз ма­ши­на йөр­тү­че­ләр ту­рын­да бу­лыр. Эш­кә соң­га ка­лу­ла­ры, бет­мәс-төкәнмәс мә­шә­кать­лә­ре ха­кын­да бор­чы­лып, алар­ның кү­бе­се без­не күр­ми дә узар­га һәм игъ­ти­бар­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да бә­хет­сез­лек ки­те­реп чы­га­рыр­га мөм­кин. Һәм, го­му­мән, ма­ши­на йөр­тү­че­нең их­ти­ра­мын тою – аның җәя­ү­ле­ләр юлын­да си­не тук­тап уз­ды­руы, күл­лә­век­ләр янын­нан уз­ган­да, чәч­рәт­мәс өчен тиз­ле­ген ки­ме­теп үтүе шул­ка­дәр кү­ңел­гә рә­хәт бит.
Ки­лә­чәк­тә кү­бе­без­нең үз ма­ши­на­ла­ры­быз бу­лыр, һәм без дә руль ар­ты­на уты­рып олы юл­лар­га чы­гар­быз. Шу­ңа кү­рә, ма­ши­на йөр­тү­че нин­ди бу­лыр­га ти­еш дип бү­ген­нән үк уй­ла­нам мин. Бе­рен­че чи­рат­та, ул, әл­бәт­тә, юл йө­рү ка­гый­дә­лә­рен бе­лер­гә ти­еш. Све­то­фор­ны дош­ма­ны тү­гел, дус­ты дип са­нар­га ти­еш. Игъ­ти­бар­лы бу­лу да ар­тык тү­гел, чөнки үсеп утыр­ган агач­лар ара­сын­нан көт­мә­гән­дә җәя­ү­ле ки­леп чы­гар­га мөм­кин. Боз­ла­вык­та тор­моз­га ал­дан­рак ба­сар­га ки­рәк бу­лу­ын да хә­тер­дән чы­гар­мас­ка ти­еш руль ар­тын­да уты­ру­чы. Ав­то­бус тук­та­лыш­ла­рын­да исә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­рәк. Ма­ши­на йөрт­кән­дә тә­мә­ке тар­тыр­га, те­ле­фон­нан сөй­лә­шер­гә, ар­тык көч­ле му­зы­ка тың­лар­га һәм, го­му­мән, игъ­ти­бар­ны чит­кә юнәл­тер­гә яра­мый. Без бу хак­та бү­ген­нән үк бе­лер­гә һәм әти-әни­ләр­не дә ки­сә­тер­гә ти­еш, ма­лай­лар, кыз­лар!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса