Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Тагын иминлек турында сөйләшәбез

0

ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре­нең мө­һим ва­зый­фа­ла­рын­нан бер­се – про­фи­лак­ти­ка. Без­дә ба­ла­лар­га юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен өй­рә­тү бу­ен­ча ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да, мәк­тәп­ләр­дә зур эш алып ба­ры­ла. Инс­пек­тор­лар­ның ба­ла­лар ал­дын­да гы­на тү­гел, ата-ана­лар җы­е­лыш­ла­рын­да да да­и­ми чы­гыш ясау­ла­ры, мәк­тәп уку­чы­ла­ры бе­лән шә­һәр урам­на­рын­да рейд­лар оеш­ты­ры­лу, ба­ры­сы да юл һә­ла­кәт­лә­рен ки­ме­тү өчен хез­мәт итәр­гә ти­еш. Һә­ла­кәт­ләр­нең ая­ныч нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да ба­ла­лар­дан яше­рер­гә яра­мый.
Ә нә­ти­җә­ләр, чын­нан да, ая­ныч. Агым­да­гы ел­да гы­на да Чал­лы­да 477 юл һә­ла­кә­те бул­ган, алар­да 603 ке­ше төр­ле дә­рә­җә­дә­ге тән җә­рә­хә­те ал­ган һәм 8 ке­ше һә­лак бул­ган. Һә­ла­кәт­кә ки­тер­гән иң бе­рен­че сә­бәп – ма­ши­на­лар­ның зур тиз­лек­тә йө­рүе – 88 фа­җи­га шул сә­бәп­ле ки­леп чык­кан. Ав­то­мо­биль­ләр­нең бер-бер­се­нә юл бир­мә­ве 85 һә­ла­кәт­кә сә­бәп бул­ган. 90 ава­рия ма­ши­на­лар­ның дө­рес дис­тан­ция сак­лый ал­ма­вы нә­ти­җә­сен­дә бул­ган дип исәп­лән­сә, җәя­ү­ле­ләр­нең юл ка­гый­дә­лә­рен бо­зуы 51 фа­җи­га ки­те­реп чы­гар­ган. Ба­ла­лар кат­на­шын­да бар­лы­гы 83 фа­җи­га бул­ган – алар­да 87 ба­ла төр­ле дә­рә­җә­дә­ге тән җә­рә­хәт­лә­ре ал­ган. Бу һә­ла­кәт­ләр­нең 8е ба­ла­лар га­е­бе бе­лән ки­леп чык­кан. Иң еш оч­рый тор­ган сә­бәп – ба­ла­лар­ның ти­еш­сез урын­да юл аша чы­гу­ла­ры бул­са, икен­че җит­ди сә­бәп – әти-әни­нең ба­ла­лар кә­нә­фи­лә­ре­нә, мах­сус җай­лан­ма­лар­га ти­еш­ле игъ­ти­бар бир­мә­ве. Пит­рәч ра­йо­нын­да, ми­сал өчен, фур­гон­лы ма­ши­на бе­лән чит ил ав­то­мо­би­ле бә­ре­леш­кән – 6 яшь­лек ба­ла каеш белән беркетелмәгән бу­луы ар­ка­сын­да һә­лак бул­ган. Ба­ла­лар өчен иң кур­кы­ныч урын­нар исә – йорт­лар ара­сын­да­гы тар юл­лар. Подъ­езд кар­шы­на ма­ши­на­лар­ның күп­ләп ку­е­луы, юл­дан кил­гән ма­ши­на­ны кү­рер­гә ко­ма­чау­лый.
Кыш­кы чор­да ир­тә ка­раң­гы­ла­ну­ын, эң­гер-мең­гер­дә юл аша чы­гу­ның да кур­кы­ныч бу­лу­ын оныт­мыйк. Кыш­кы ки­ем­нең күп оч­рак­та ка­раң­гы төс­тә бу­луы ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­гә җәя­ү­ле­не кү­рер­гә ко­ма­чау­лый. Ба­ла­лар ки­е­мен­дә як­ты­лык кай­та­ру­чы тас­ма­лар, һич­шик­сез, бу­лыр­га ти­еш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса