Добавить новость
ru24.net
World News
Октябрь
2014

Без яшь инспекторлар!

0

Без­нең 2нче гим­на­зия шә­һәр­нең ма­ши­на­лар күп йө­ри тор­ган, бер­ни­чә юл ки­сеш­кән уры­ны­на ур­наш­кан. 36-37нче бис­тә бе­лән 32нче комп­лекс ара­сын­да све­то­фор ку­ел­мау һәм зеб­ра­ның уңып бет­кән бу­луы тор­мы­шы­быз­га зур кур­кы­ныч ту­ды­ра. Шу­ңа кү­рә, бу хак­та күп­ме ге­нә сөй­ләш­сәк тә, ар­тык тү­гел­дер. Гим­на­зи­я­дә, чын­нан да, күп төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла: ГИБДД хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­лар, класс сә­гать­лә­ре, төрле роль­ле уен­нар, вик­то­ри­на­лар һ.б. Юл-транс­порт фа­җи­га­лә­рен ки­сә­тү мак­са­тын­нан, бу көн­нәр­дә ОПНН от­ря­ды әгъ­за­ла­ры бе­лән бер­лек­тә уку­чы­лар да юл чат­ла­рын­да мах­сус ки­ем­нәр­дән пат­руль­лек итә­ләр. Алар бе­лән ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре ал­дан әзер­лек-инст­рук­таж үт­кә­рә. Рейд­лар­да кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да мо­ңа ка­дәр юл ка­гый­дә­лә­рен бо­зар­га ярат­кан уку­чы­лар да бу­лыр­га мөм­кин. Алар өчен дә бер са­бак бу.
Инс­пек­тор­лар­дан ишет­кән сан­нар да са­гай­тыр­лык. Агым­да­гы ел­ның 8 ае эчен­дә шә­һә­ре­без­дә ба­ла­лар кат­на­шын­да 66 юл-транс­порт ка­гый­дә­лә­рен бо­зу оч­рак­ла­ры тер­кәл­гән. 70 уку­чы төр­ле дә­рә­җә­дә­ге җә­рә­хәт­ләр ал­ган. Шу­ның 19ы без яши тор­ган «Э­лект­ро­тех­ник­лар» по­ли­ция бү­ле­ге­нә ту­ры ки­лә. Ат­на­ның иң ава­ри­я­ле кө­не – чәр­шәм­бе, бик күп ава­ри­я­ләр 18.00-21.00 сә­гать ара­лы­гын­да бу­ла икән. Сак бу­лыйк!
Гим­на­зи­я­дә төр­ле ча­ра­лар­ны оеш­ты­ру­га яр­дәм ит­кән ЮХИ­ДИ хез­мәт­кәр­лә­ре­нә һәм без­нең ярат­кан инс­пек­то­ры­быз Ру­зил абый За­һи­дул­лин­га зур рәх­мә­те­без­не әй­тә­без.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса