Добавить новость
ru24.net

World News in Tatar

Новости от Russia24.pro

Russia24.pro Каталог
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Все новости

Александр Арзамасцев из Нурлата отмечен наградой за участие в литературном конкурсе

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В рамках Года семьи Нефтегазстройпрофсоюз России, Союз писателей России, и редакция литературно-публицистического альманаха «Литературные горизонты» провели конкурс произведений среди членов профсоюза.

Белгечләр: Базар ипотекасы буенча ставкаларның кимүен ел ахырында көтәргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

2025 елда күчемсез милек базары күбесенчә инде гамәлдәге ташламалы программаларга – гаилә ипотекасы, IT-ипотека һәм башкаларга өстенлек бирәчәк. Гомуми бирелгән күләмдә аларның өлеше артуын дәвам итәчәк, дип хәбәр итте «ДОМ.РФ» компаниясе белгечләре «Татар-информ» агентлыгына.

Читать дальше...

Апасның Югары Ындырчы авылында элек хөкем ителгәннәр өчен ресоциализация үзәге булмаячак

Tatar-inform.tatar 

Апас районының Югары Ындырчы авылында узган халык җыены нәтиҗәләре буенча, анда элек хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү үзәге булдырылмаячак, дигән карарга килгәннәр.

Читать дальше...

Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы республикада боз катламы барлыкка килү ихтималын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Аномаль җылылык һәм температураның еш үзгәреп торуы аркасында бу кышта Татарстанда хәзер кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән түбәнрәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь бүген «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...



ТР Гидрометеорология үзәге: Әлегә салкынайтса да, айның өченче декадасы да җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

Гыйнварның узган ике декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан шактый югары булды. Беренчел фараз буенча, кыска гына суытуга карамастан, айның өченче декадасы да җылы булачак. Кышның җылы булуының сәбәпләрен «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь аңлатты.

Читать дальше...

«Апуш» студиясе «Театрлы Идел буе» фестиваленең төбәк этабы финалисты булды

Tatar-inform.tatar 

«Апуш» балалар татар театр студиясе һәм «ЭОС» студентлар театры үзләренең иҗатына югары бәя алдылар. Казанлылар — «Театральное Приволжье» («Театрлы Идел буе») фестиваленең VI сезонының төбәк этабында җиңүчеләр арасында. Беренче очракта Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча, икенче очракта Валентин Катаев әсәре буенча куелган «Квадратура Круга» спектакле күрсәтелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанга салкыннар килде, көндез -14 градус салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, Татарстанда көндез явым-төшем көтелми.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, республикада җил төньяк-көнбатыштан көтелә: иртән аның тизлеге 9 — 14 м/с тәшкил итәчәк, әмма урыны белән тизлеге 16 — 21 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, ә көндез ул 6 — 11 м/с ка кадәр булачак.

Иртән температура -16...21 градус салкын булача, аязганда термометр баганалары -24 градус күрсәтәчәк. Көндез бераз җылырак – 14...-19 градус кадәр көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Читать дальше...

Алабугада кунакханәләр, терма һәм СПА-комплекс төзү өчен инвестор эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

Алабуга районында күп объектлар төзү планлаштырыла. Шәһәрдә һәм районда инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен берничә перспективалы локация бар. Аларның берсе Кама елгасының яр буе зонасын төзекләндерү белән бәйле. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Читать дальше...

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядән кайткан шәфкать туташы белән очрашу булды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы Норлат мәктәбен тәмамлаучы, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында эшләүче Рания Сабирова белән очрашу узды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Балтач районы башлыгы сөт җитештерә торган «Активист» хуҗалыгы рәисен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Бүген район Советының утырышлар залында 2024 елның терлекчелек эшләре буенча киңәшмә бара. Киңәшмә үз эшен күңелле вакыйгадан башлады, узган ел тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерүгә ирешкән «Активист» хуҗалыгы бүләкләнде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә хуҗалык рәисе Рафил Зәкиевка Кубок һәм сертификат тапшырды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зөлфия Шакирова яза.

Читать дальше...

Азнакайда чаңгы спортын яратучы гаиләләр көч сынашты

Tatar-inform.tatar 

Азнакай чаңгы базасында гаилә командалары катнашында чаңгы ярышлары узды. Әлеге чара илебез буенча игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы»на багышланды. Анда барысы 10 гаилә катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Ильмира Шәрифуллина яза.

Читать дальше...

Русия өчен Монголия - төньяк Евразиядәге демократия тәҗрибәсе

Azatliq.org 

Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 4 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә һәм хәтта элек Алтын Урда яулаган далада да демократик дәүләт төзергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

«Она вернулась к своей лучшей игре». Соболенко — о предстоящем матче с Бадосой на AO






Оплата за отопление изменится: чего ждать россиянам с марта 2025 года

Около 3 тыс. проверок соблюдения пожарных норм проведено на стройках Москвы в 2024 году

В поезде Москва – Челябинск сызранская транспортная полиция выявила пассажира с партией таблеток МДМА

Рябков: избрание Трампа открыло окно возможностей для отношений США и РФ