Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Новости за 05.11.2024

Санкт-Петербургта татар сынчысы Винера Абдуллина күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

6 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәре Татар мәдәни-агарту үзәге офисы (Чайковский урамы, 24 йорт) базасында 16:00 сәгатьтә сынчы Винера Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла. Биредә танылган татар мәдәният эшлеклесенең эшләре макетлары һәм оригиналлары тәкъдим ителә. Күргәзмә Гаилә елына һәм Күренекле шәхесләр елына (Бөтендөнья татар конгрессы игълан итте) багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

​​​​​​​Чаллыда күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан, биш кешене коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллының ГЭС бистәсендә янгын чыккан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, күпфатирлы йортның бишенче катындагы фатирда янгын чыккан. Янгын мәйданы 16 квадрат метр.

Коткаручылар алтынчы каттан биш кешене коткарган, аларның икесе – бала. Янгынны сүндергәннәр. Ут чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат юк.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда Коксаки вирусы белән авыручылар арту күзәтелми

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелми. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр.

Читать дальше...

Раис РТ вручил татарстанцам госнаграды

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Казанском Кремле состоялась церемония вручения Рустамом Миннихановым жителям республики государственных наград за вклад в развитие институтов гражданского общества.



Татарстанда 8 мең кешенең 5 миллионнан артык кереме бар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче 8 меңгә якын кешенең еллык керем 5 миллионнан артык. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.

Читать дальше...

Татарстан халкына 2 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәклеген искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкы 2023 ел өчен милек салымын быелның 2 декабреннән дә соңга калмый түләп бетерергә тиеш. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта республика буенча Федераль салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин әйтте.

Читать дальше...

Россиялеләрнең кредитлар буенча бурыч суммасы бер ел эчендә өчтән бергә арткан

Tatar-inform.tatar 

Быелның беренче тугыз аенда Россиядә кредит һәм займнар буенча бурычларны түләттерү турында гомуми суммасы 1,44 трлн сум булган 10,9 млн производство ачылган. Бу хакта ФССПга сылтама белән РБК яза.

Читать дальше...

Миңнеханов гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеш өчен дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Премия тапшыру тантанасы Казан Кремлендә булды.

Читать дальше...

Кадим Нуруллин: «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның бер тапкыр да бирелгәне булмады

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар моңы» конкурсында «Гран-при»ның ни өчен бер тапкыр да бирелмәвен һәм моның сәбәпләрен аңлатты. «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров исемен йөртә.

Читать дальше...

Алсу Сөнгатуллина: «Безнең җыр» иҗатчылар белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлек ачты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли китапханәсендә композитор, пианист, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты музыкант Алсу Сөнгатуллинаның иҗат кичәсе булды. Ул «Безнең җыр» җыр лабораториясенең шагыйрьләр һәм башкаручылар белән хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләрен ачуын әйткән. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Заявление Координационного совета Российско-Армянских организаций в связи с судилищем над руководством Республики Арцах (Нагорного Карабаха)


Татарстанда халыкның табигый кимү күрсәткече арткан

Tatar-inform.tatar 

2024 елның беренче сигез ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда халыкның табигый кимүе, 2023 елның шушы чоры белән чагыштырганда 63 проценттан зуррак күрсәткечкә арткан (2023 елда – 4232, быел – 6929 кеше) арткан. Әлеге мәгълүматлар Татарстанстатның республикада социаль-икътисади хәл турындагы докладында чыкты.

Читать дальше...

Түбән Сосна авылында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Балтач районы Түбән Сосна авылы мәдәният йортында «Сосна чабатасы» фильмын авыл халкына күрсәткәннәр. Фильм чабата биюенә багышланган. «Сосна чабатасы» фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясе ярдәмендә төшерелгән. Режиссеры – Рәдиф Кашапов.

Читать дальше...

14 яше тулмаган балаларга социаль челтәрләр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәр куллануны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу мөрәҗәгатьне «АВАНТИ» бизнес-патриотизм үсеше буенча эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Рахман Янсуков Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга, шулай ук Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы башлыклары Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга юллаган.

Читать дальше...

Аналитиклар Татарстанда ихтыяҗ зур булган һөнәрләрне атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда соңгы айда эш бирүчеләр 53,3 мең вакансия урнаштырган. Аларның 10 меңе югары белем һәм 4,7 меңе урта махсус белем таләп ителә торган тәкъдим. Тагын 40,6 мең очрак белем таләп итми яки бу күрсәтелмәгән.

Читать дальше...

Мамадыш районында махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә стела ачылды

Tatar-inform.tatar 

Мамадыш районы Түбән Яке авылында Айнур Исрафилов истәлегенә стела ачылды. Ул махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Сколько заработала Елена Рыбакина на Australian Open-2025






«Первый Бит» провел исследование уровня автоматизации в 2024 году отрасли машиностроения

Путин и Си Цзиньпин обсудили подготовку к празднованию Дня Победы в Москве

Фестиваль спорта в «Лужниках»: мастер-классы от Сотниковой и Ковальчука

Назван самый дорогой авиабилет, купленный в РФ в новогодние праздники