Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Новости за 04.12.2024

Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектлары үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Илшат Әминов «Болгар радиосы»ның яңартылган студиясен ачуда: Радионы карау мөмкинлеге бар

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Болгар радиосы»ның студиясе яңартылды. Яңа автоматлаштырылган камералар студиядәге алып баручы, кунакларны яхшы сыйфатта карау мөмкинлеген бирә. Бүген яңартылган студия ачылды.

Читать дальше...

Авариядән соң, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы вафат булды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы баш конструкторы Виктор Кашкин бүген төнлә хастаханәдә вафат булды. Бу хакта Яшел Үзән районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Фирдүс Гыймалтдинов: «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы эчкерсезлек, гадилек белән җәлеп итә

Tatar-inform.tatar 

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов фикеренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы халыкны эчкерсезлеге, гадилеге белән җәлеп итә. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Гармунтуй» гала-концертын оештыруга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов «Туполев» директорлар советы утырышын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ростех» Дәүләт корпорациясе Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе составына керүче «Туполев» АҖ директорлар советы утырышын үткәрде. Утырыш С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Көньяк Корея саклану министры гражданнар алдында гафу үтенде һәм отставкага китте

Tatar-inform.tatar 

Көньяк Корея саклану министры Ким Ён Хён хәрби хәл кертү белән бәйле вазгыять фонында үз вәкаләтләрен өстеннән төшерергә әзер икәнен белдерде. Бу хакта РИА Новости Рёнхап агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Минтимер Шәймиев Татар энциклопедиясе институтын юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтын 30 еллыгы белән тәбрик итте. Республика Фәннәр академиясендә котлау текстын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды.

Читать дальше...

Чаллы мэры хәрбиләрнең 19 гаиләсенә дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Ватанын яклап һәлак булган хәрбиләрнең 19 гаиләсенә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар орден-медальләргә хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакярлеге өчен лаек булды.

Читать дальше...

Нәбиуллина: Инфляциянең 4 процентлы максатка кайтуда «тормоз юлы» 2025 елны тулаем алачак

Tatar-inform.tatar 

Инфляциянең 4 процент тәшкил иткән максатка кире кайтуда «тормоз юлы» 2025 елны тулаем алачак һәм 2026 елның бер өлешен дә эләктерәчәк. РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина ВТБның «Россия чакыра!» форумында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Казанда Татар әниләренең беренче форумы узачак

Tatar-inform.tatar 

7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» (Казан шәһәре, Односторонка Гривки ур., 1 нче йорт) конференц-залында «Татар әниләренең беренче форумы» узачак. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра.

Читать дальше...

Рахман Шәфыйгуллин: Язылган әсәрләр, китапларны ил күләменә чыгару өстендә эшләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстаныбызда Әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрү чын-чыннан бер матур традиция булып кала. Чираттагысы Мөслим, Минзәлә якларында узды. ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рахман Шәфыйгуллин «Кадерледән дә кадерле туган үскән ил генә» диелгән түгәрәк өстәлдә катнашып, үз фикерләре белән уртаклашты.

Новости России
Москва

Владимир Путин встретил Рождество в храме Георгия Победоносца на Поклонной горе в Москве


Әхмәтшин Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советы белән очрашуда татар мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм пропагандалауга юнәлдерелгән актив эшчәнлекләре, инициативалы булганнары өчен егетләр һәм кызларга рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

«Һөнәр» фестивале Булат Гатауллин спектакльләре белән ачылды

Tatar-inform.tatar 

Кариев театры «Һөнәр» яшь режиссура фестивален премьера белән каршылады – Булат Гатауллин татар халык әкиятенә нигезләнгән «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен өлгерткән. «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең рәсми ачылышы да Буа һәм Кариев театрларында Булат Гатауллин куйган спектакльләрдән соң булды.

Читать дальше...

Үзәк банк төп ставканы күтәрү ихтималы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Банкы директорлар советының декабрьдә узачак якындагы утырышында төп ставканы күтәрү ихтималы турында әйтте, әмма бу алдан билгеләнмәгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Росатом» һәм Россия федераль атом-төш үзәге делегациясе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом» Дәүләт корпорациясе һәм Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). 1-й круг. Шаповалов встретится с Чжаном, Баутиста-Агут – с Давидовичем-Фокина, Коккинакис – с Нишиокой






Во дворе администрации Выборгского района Петербурга похулиганили подростки

Токсичный чай: Росконтроль назвал 3 марки, которые в черном списке

В Южном административном округе столицы сотрудники вневедомственной охраны Главного управления Росгвардии по г. Москве обнаружили автомобиль такси, объявленный в розыск.

Сергей Собянин: Новый учебный корпус появится в Западном Дегунине в 2025 году