Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Новости за 26.12.2024

Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда «Минем ягымлы әбием» II өлкәара конкурсы булды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгородның Уразавылы мәдәният йортында өлкәнең өлкән яшьтәге татар авыллары вәкилләре арасында «Минем ягымлы әбием» II өлкәара конкурсы булып узды. Аны Краснооктябрьск округы хакимияте ярдәме белән Түбән Новгород татарлары конгрессы оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Apple бәйсез медиа әсбапларын сөртүен русияләрне кайгыртуы белән аңлата

Azatliq.org 

Элегрәк Роскомнадзор таләбе белән Русия App Store-ннан Азатлык Радиосының урыс хезмәте һәм аның проектлары — Сибирь.Реалии, Север.Реалии һәм "Настоящее время"ның әсбаплары сөртелгән иде.

Татарстанда билетсыз йөргән өчен штраф 2500 сумга кадәр арттырылган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф 8 тапкырдан артыкка артты, 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр җитте. Бу хактагы республика законын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Читать дальше...



Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында «Динар дусларын җыя-6» тамашасы булды

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында «Динар дусларын җыя-6» дип аталган җырлы-биюле тамаша үтте. Динар Гариповны хөрмәтләп килгән сәхнәдәш дуслары — барысы бергә җыелып, мәдәният учагының дуслык кичәсен җанландырып җибәрделәр. Шулай итеп концертта районыбызның иң талантлы җырчылары, сүз осталары һәм биючеләре катнаштылар, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.

Читать дальше...

Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

21 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында ел да була торган «Ак калфак» милли костюм фестивале булды. Биредә кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар узды. Күргәзмә залында милли костюмнар конкурсы узды, җиңүчеләр күркәм бүләкләр алды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Кукмарада күп балалы гаиләләргә депутаттан Яңа ел бүләкләре тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районында биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә депутат Илья Вольфсонның Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Күчтәнәчләр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 54 гаиләгә бирелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

Читать дальше...

Алабуга укучылары «Безнең заман геройлары» дип танылды

Tatar-inform.tatar 

Алабуга укучылары, абыйлы-энеле Эрик һәм Рафаэль Булхановлар, «Безнең заман геройлары» дип танылды. Ә бит аларга нибары 11 һәм 8 яшь. Татарстан башкаласында «Безнең заман герое» республика премиясен тапшыру тантанасында алар «Волонтерлар» номинациясендә «Яшь герой» медальләре белән бүләкләнде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Читать дальше...

Чистайда юбиляр парларны һәм күп балалы гаиләне хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

Чистайның Никахлашу сараенда юбиляр парларны һәм күп балалы гаиләне хөрмәтләделәр. Чарага өч гаилә: Татьяна һәм Владимир Шведчиковлар, Равилә һәм Дамир Мортазиннар, шулай ук Айсылу һәм Илдус Сабировлар чакырылган иде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Зәй районында хәрбиләрнең якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә тантаналы төстә, ил иминлеген саклап яу кырында һәлак булган 6 батыр хәрбигә бирелгән Батырлык орденнары, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда Энҗе Әгъләмова яза.

Читать дальше...

Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты

Azatliq.org 

Сугышның тагын бер елы тәмамлана. Бу ел Татарстан һәм Башкортстанга ниләр китергән? Белгечләр 2024 елның иң канкоешлы елы булганын әйтә. Аеруча татарлар һәм башкортлар өчен бу ел нәтиҗәсе аяныч, ди алар.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Теннисистка Блинкова выиграла первый круг Открытого чемпионата Австралии






Почти 1,5 тыс. случаев коронавируса выявили в городе за неделю

Россиян в январе ожидает парад планет

Дмитрий Певцов: "Ленком Марка Захарова" больше не нуждается в актёре

Скидка 20% и кешбэк 15% на январские покупки в магазине «Эиком»