Фәрит Йосыпов: Безгә остазларыбызның хезмәтләрен киләчәк буынга җиткерү мөһим
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов остазлар язган хезмәтләрне укып калу гына түгел, алар турындагы хәтирәләрне, алар башкарган бөек эшләрне киләчәк буынга җиткерү мөһим дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда әйтте.
«Остазларыбызны без һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алырга, аларның милли фәнебезгә, аеруча телебезне, рухи хәзинәләребезне фәнни өйрәнүгә, халкыбызны укыту-агартуга керткән хезмәтләре белән таныттыруга зур игътибар бирергә тиешбез. Татарларда элек-электән остазларга зур хөрмәт белән караганнар», — диде ул.
Фәрит Йосыпов сүзләренчә, аларны хөрмәт итү ата-аналарга күрсәтелә торган хөрмәттән ким булмаган. «Остазлар укучыларын үзләреннән дә зур дәрәҗәле булуларына омтылганнар. Минем остазларым шундыйлардан иде. Татарларның филология буенча беренче фәннәр докторы Латиф ага Җәләй, татар халкының атаклы әдәбият галиме профессор Хатип Госманны әйтә алам», — диде ул.
«Докторлык диссертациямнең фәнни консультанты СССР һәм Россия Фәннәр академияләренең әгъза-корреспондеты Әдһәм Тенишев, татар хатын-кызларыннан беренче тел белеме өлкәсендәге фәннәр докторы, профессор Диләрә Тумашева, кандидатлык дисеертациянең җитәкчесе Наҗия Борһанова нәкъ шундый остазлар булдылар», — дип дәвам итте профессор.
«Алар мине фән юлында юл күрсәтүчеләрем, авыр вакытларымда таянычларым булды. Минем фәндә зур уңышларга ирешүем өчен остазлаларыма бурычлымын. Фәнни форумда фикердәшләремнең зурлап 80 яшьлек юбилеемны котлап тәбрикләгәндә, чын күңелемнән аларның барсының да рухлары шат булсын иде дигән догаларымны укып тордым», — ди ул.
Фәрит Йосыпов үзе эшләгән университетын үзе өчен изге җир дип атады. Беренче тапкыр Казан дәүләт университетына 1956 елда ишекләрне ачып кергән көннән башлап остазларының игелекле кочагында булуы турында сөйләде. Халыкара фәнни коференциядә профессор Фәрит Йосыповның исеме остазларының исемнәре белән бергә яңгырады.