«Хәзинә» галереясында «Чор кешесе» күргәзмәсе эшли
(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). «Хәзинә» галереясында Харис Якуповның тууына 100 ел тулуга багышланган «Чор кешесе» күргәзмәсе ачылды. Останың һәм аның укучыларының эшләре белән 31 гыйнварга кадәр тынышырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хәзинә» галереясында ачылган экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм шәхси коллекцияләрдән әсәрләр кергән. Аны «Рәссам Харис Якупов остаханәсе» экспозициясе дәвам итә, биредә Шамил Шәйдуллин, Фиринат Халиков, Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев һәм академик остаханәләрдә белем алган башка рәссамнарның әсәрләре урын алган.
Экспозицияне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашкан. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, картинаны кабул итү вазифага яки эшкә бәйле түгел. «Туган җиребез талантлары белән һәрвакыт дан тотсын», - диде ул.
Харис Якупов - танылган рәссам, тематик картиналар остасы, әсәрләре аша ул тарих һәм хәзерге заманның мөһим темаларын сүрәтли. Автор дөнья һәм илебезнең реалистик сәнгате традицияләрен дәвам итә. Озак еллар иҗат карьерасы өчен Харис Абдрахман улы 300дән артык әсәр иҗат иткән, алар арасында зур күләмле 20 картина һәм төрле жанрларда эшләнгән 200дән артык рәсем бар.
Укытучы һәм остаз буларак, ул Идел буе республикаларының күп кенә талантлы рәссамнарына иҗатка юллама биргән кеше. «Харис Якуповның шәхесе аның барлык эшләрендә, иҗатында һәм ул вакытта рәссамнар бергәлегендә хөкем сөргән атмосферада чагыла», - дип билгеләп үтте мәдәният министры үз чыгышында.