Чирмешән районының Әмир авылы мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар
(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). «Җәймә», «пирог», «кош теле», чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, сәхнәдә башкарылган «подгорный» бию — болар барысы да Әмирдә узган фольклор-этнографик экспедициясендә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Фәннәр академиясе белгечләре Әмир авылының тарихын өйрәнде, милли ризыклар белән танышты, рецептларын сораштылар, кул эшләнмәләрен җентекләп тикшерде, фотога төшерде.
«Экспедицияләр белән башка районнарга да барабыз. Һәр төбәкнең үз гореф-гадәтләре, үз һөнәр ияләре, үз җырлары һәм биюләре. Менә сездә Түбән Кәминкә апалары һәм авылыгыз үзешчәннәре „подгорный“ биеп күрсәтте. Бер бию, ә төрлечә башкаралар. Милли ризыклардан да авыз иттек», — диде бүлек мөдире Рәмзия Гайфетдинова.
Кунаклар буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкәрьләр — элек өйләрне бизәп торган кул эшләнмәләре белән аеруча кызыксындылар. Әнисә апа Газетдинова авыл китапханәсендә оешкан музей почмагына Минҗамал әбисенең сандыгыннан табылган ашъяулыкларны бүләк иткән.
Гөлнур апа Харисова чиккән кулъяулыкларны да әле берсе, әле икенчесе кулларына алып карады, сокланды. Алай гына да түгел, нинди җепләр куллануы, рәсемнәрне кайдан алуы, ничек төшерүе, чигү техникасы турында җентекләп сораштылар.
Әмирдә яшәүчеләр этнографларга юрган сыру буенча да мастер-класс күрсәтте, бавырсак пешерү серләрен дә өйрәттеләр, каз канатыннан май канатын да ясап күрсәттеләр.