Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2020

Казанда Коръән текстлары һәм Аллаһ исеме язылган макулатураны тапшырырга мөмкин

0

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясен игълан итә. Башка еллардагы акцияләрдән аермалы буларак, быел Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне җыю да оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу акция ел саен Рамазан аенда уза торган иде. Быел, санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыксыз булу сәбәпле, әлеге массакүләм игелек-изгелек кылу чарасы 1 июньнән башланып китәчәк һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акча нәзарәтнең «Зәкят» фондына тапшырылачак. Кәгазьне Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 89 йорт адресы буенча иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр (09.00-17.00) алып килергә мөмкин булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Первая ракетка мира расплакалась после финала турнира с участием Рыбакиной






Жителей Подмосковья приглашают на Всероссийский конкурс «Классная география»

Жителям Москвы рассказали, где в столице можно увидеть цветение сирени

В преддверии 9 мая в Казани состоялись соревнования «Марш-бросок Победы»

СмартБуфеты идут в колледжи: первый установили в 1-м МОК