Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2020

Михаил Мурашко: СОVID-19 инфекциясеннән вакцинация бушлай булачак

0

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Коронанавирустан вакцина илнең барлык гражданнары өчен бушлай булачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Новгородка эш сәфәре вакытында хәбәр итте. Бу турыда «Российская газета» яза. «Вакцинация өчен бюджеттан акча бүлеп бирелер дип планлаштырабыз», — дип аңлатты Мурашко. Моның өчен яңа коронавирустан прививка профилактик прививкалар илкүләм календаренә кертелергә тиеш. Берничә ел элек грипптан прививка шулай кертелгән. Башта бушлай риск төркеменә керә торган балаларны, өлкәннәрне, кайбер хроник авырулы кешеләрне генә керткәннәр. Ә хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр эш бирүче хисабына прививка ясаткан, я аны үзләре түләгән. Берничә ел элек халыкның барлык төркемнәрен бушлай вакцинацияләү кертелгәннән соң, риск төркемнәрендә прививка ясатучыларның 70 процентка кадәр һәм тулаем популяция буенча 50 проценттан аз гына кимрәк күтәрә алганнар. Нәтиҗәдә соңгы елларда Россия авыр грипп эпидемиясен булдырмый калдык. Яңа инфекциягә килгәндә, элегрәк министр хәбәр иткәнчә, кайбер риск төркемнәренең (COVID-авырулар белән эшләүче медиклар) вакцинациясен августның икенче яртысында-сентябрьдә ук башларга мөмкин. Ул, күмәк вакцинация октябрьдә башланачагын әйтеп, срокка төзәтмә кертте. Министр якынлашып килүче көзге-кышкы сезонда грипптан һәм пневмококкадан прививка ясатырга киңәш иткән иде. Бу грипп һәм пневмония белән авыру куркынычын киметәчәк һәм, димәк, коронавирус йоктырган очракта, авыруның җиңел кичерү мөмкинлеген арттырачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

ATP представила новые правила парного тенниса






В Нигер прибыл самолёт с гуманитарной помощью из России

«Единая Россия» передала детям из Белгорода подарки в ПВР в Коломне

Ко Дню Победы Москву украсили более 4 тыс. декоративных элементов

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Социальный фонд назначил свыше 117 тысяч выплат из материнского капитала