Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2020

Алабугада чәчәк үсентеләре утыртуны төгәлләделәр

0
Алабугада чәчәк үсентеләре утыртуны төгәлләделәр

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Алабугада чәчәк үсентеләре утырту төгәлләнде. Чәчәкләр шәһәрнең төрле өлешләрендә — Алабугага керү юлындагы боҗраларда, Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы буенча, Нефтьчеләр проспектында һәм Төзүчеләр урамында, шулай ук Казанның үзәк урамында урнашкан. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын бәрхет, виола, сальвия, петуния, пеларгония, герань, бегония һәм башкалар шатландыра. Шәһәрне чәчәкләр белән «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП хезмәткәрләре бизи. Бу җәйдә шәһәрдә барлыгы 154 мең чәчәк үсентесе утыртылган. «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» МУП башлыгы Наталия Балобанова сүзләренчә, хәзер алар бөтен көчләрен үсемлекләрне карауга –чүп утауга һәм су сибүгә бирәләр. Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә шәһәрлеләргә бу матурлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свентек переиграла Соболенко и выиграла титул WTA в Мадриде






Курс доллара впервые с марта опустился ниже 91 рубля

В Таиланде стартовали съемки фильма ON с Юлией Пересильд в главной роли

Вы в опасности. Мошенники начали незаметно списывать деньги с банковских карт россиян

Лучшая в России. Новую судоверфь для электросудов строят в Москве