Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2020

Марат Садыйков коронавирустан дәвалаучы табибларга күпме өстәмә акча түләнгәнен әйтте

0
Марат Садыйков коронавирустан дәвалаучы табибларга күпме өстәмә акча түләнгәнен әйтте

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Хөкүмәте Карарлары буенча, COVID-19 белән авырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнде. Бу хакта коллегия утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. Коронавирус белән көрәшүче табибларга февраль–июньдә 392,01 млн сум акча күчкән, аны 9478 медицина хезмәткәре алган. Апрель–июньдә 6946 медицина хезмәткәренә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә 914,35 млн сум акча түләнгән. «Коронавирустан дәвалау өчен 15842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, 8617се госпитальләрдә эшли. 341 кеше көн саен ашыгыч ярдәм машиналарында чакырган урыннарга бара», — диде министр. Ул пандемия шартларында республикада эш урыннарында 364 медицина хезмәткәре авырганын искәртте. 28 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, һөнәри эше нәтиҗәсендә коронавирус белән авырган 215 табибка өстәмә иминият акчалары да түләнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»






Армения: Как выйти из ОДКБ, не выходя из ОДКБ

Вильфанд спрогнозировал сохранение низких температур в Москве в ближайшие дни

На Земле началась сильнейшая магнитная буря

Baza: со счетов московского монастыря на Ордынке пропали более 26 млн рублей