«Яшьләр вакыты» автобусында килүчеләр Апас яшьләре белән очрашты
(Апас, 18 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» , Ләйлә Шиһабиева). Татарстан районнары буенча сәяхәткә чыккан «Яшьләр вакыты» автобусы Апаска килде. Республиканың Яшьләр эше министрлыгы һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары район яшьләре белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Без әлегә 17 районны иңләдек. Узган ел «Автобус 14.30» маршруты вакытында төрле сораулар яңгыраган иде. Быел яшьләр төрле идеяләрен, проектларын тәкъдим итә», — диде оештыручылар. Алдынгы карашлы яшьләр лекцияләр укыды, мастер-класслар үткәрде, районда яшьләр сәясәтен үстерү буенча егет-кызларның фикерләрен тыңладылар.
«Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты кысаларында, яшьләрне грантлар, республика программалары, уңышлы проектлар белән таныштырдылар. Чара барышында «Безнең район — киләчәк образы» кысаларында 10 проект тәкъдим ителде, алар буенча район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстанның яшьләр эше министры Дамир Фәттахов сорауларын биреп, тәкъдим-киңәшләрен җиткереп, урында ук чишү юлларын эзләде.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Дамир Фәттаховка районга яшьләр эше буенча зур ярдәме өчен Рәхмәт хаты һәм «Апас районы оешуга 90 ел» истәлек медален тапшырды. Район башкарма комитетының Яшьләр эше бүлеге проектны тормышка ашыруда ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яшьләр тарафыннан кызыклы проектлар яңгырады. Арада экологик халәтне яхшырту, ял итү, су коену урыннары булдыру, спортны җәелдерү, мәдәниятне үстерү, патриотик тәрбия бирү, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга багышланганнары да бар иде.
«Бүген һәрберегез җиңүче, фикерегезне төгәл итеп, кыю җиткердегез. Һәр проектны тормышка ашырырга тырышырбыз», — диде район башлыгы. «Өлкәннәргә ярдәм» һәм Тырыш яшьләр» проекты Сертификатка ия булды.