Кабан күле мәйданчыгында «Алтын тәлинкә» премиясенә дәгъва кылучы фильмнар күрсәтелә
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Кабан күле яр буеның ачык мәйданчыгында тамашачыларга кичке өч киносеанс дәвамында «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә дәгъва кылучы фильмнар күрсәтеләчәк. Бу хакта «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кабан күле янында кино вакыты» циклының яңа сезоны кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара премиянең шорт-листына эләккән фильмнарны күрсәтүне дәвам итәчәк. Сеанслар 19, 26 һәм 27 августта Кабан күле яр буенда узачак», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Программада режиссер Максим Куликовның «Әкрен» һәм Егор Горностаевның «Сәяхәт» анимацион фильмнары, Юлия Трофимованың «Денис Кораблевка мактау сүзе» кыска метражлы фильмы, Виктория Рунцовның «Бозау» һәм Динара Абдрәшитовның «Асия» фильмнары күрсәтелә. Тамашачылар шулай ук Ирина Журавлева һәм Владислав Гришинның «Камчатка аюлары. Тормыш юлы башлана», Александр Абрамовның «Палех» һәм Булат Минкинның «Берүзе» документаль фильмнарын да бәяли алачак. 27 августта финалда режиссер Александр Золотухинның «Рус малае» дигән тулы метражлы фильм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, бу кичтә Казаннан Әлфия Шакирҗанова һәм Мария Макарова тарафыннан «ЭкоЛогично» дип аталган кыска метражлы документаль фильмның премьерасы булачак. Фильмнар 20.30 сәгатьтә башлана. Аларга керү ирекле. «Алтын тәлинкә» кинопремиясе номинантларын бүләкләү тантанасы 27 августта, Россия киносы көнендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак.