Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

«Интертат» Башкортстанда да иң популяр татар сайтына әйләнде

0
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татар телле «Интертат» сайты Башкортстанда иң популяр татар сайты буларак танылды. Liveinternet бәйсез аналитика хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Башкортстанда «Интертат» сайтына атнасына 14 меңгә якын уникаль кулланучы керә, бу республика территориясендә укыла торган милли сайтлар арасында беренче урын күрсәткече. Уфа төбәге буенча атналык рейтингтан күренгәнчә, Татарстанда әзерләнүче «Интертат» сайты Башкорстанда укыла торган татарча һәм башкортча сайтлардан популяррак. Рейтингта икенче урында Башкортстанның башкортча «Йәшлек» сайты, өченче урында — Башкортстанның татарча «Өмет» сайты. «Интертат» ( intertat.tatar ) сайты — Татарстанның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан әзерләнә торган татарча электрон газета сайты. Liveinternet күрсәткечләре буенча, бүгенге көндә «Интертат» сайты Татарстанның гына түгел, дөнья күләмендә дә иң популяр татар сайты, аңа аена 134 меңнән артык уникаль кулланучы керә. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса