Татарстан мөфтие «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимен «Бердәмлек» медале белән бүләкләде
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән киңәшмә үткәрде.
Очрашуда төп сүз агымдагы елда ремонт-төзекләндерү эшләрен уңышлы рәвештә башкарып чыгу, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар оештыру, яшьләрдә туган телгә, сәламәт яшәү рәвешенә, милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү хакында барды.
Камил хәзрәт шәкертләрнең кышкы сессия барышында имтиханнарны тапшыру нәтиҗәләре, белем алучыларның укудан тыш җәмәгать эшләрендә, төрле конференцияләрдә, спорт ярышларындагы уңышлары белән кызыксынды.
Мөфти хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең эшчәнлегенә, аерым алганда, 2020 елда пандемия чорында шәкертләр кабул итү, уку процессын тиешле саклык чараларын күреп башлап җибәрү, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу буенча башкарган хезмәтләргә югары бәя бирде.
Киңәшмә барышында иртәгә, 30 гыйнвар көнне, 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче гарәп теле һәм ислам фәннәре мөгаллиме Марат (Габдел Мәлик) Гаяз улы Сәмигуллинга Татарстан мөфтиятенең «Бердәмлек» медален тапшыру тантанасы узды. Мөфти хәзрәт әлеге истәлекле бүләкне юбилярга милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен бирде.
Медальне кабул итеп алып, Марат Сәмигуллин олуг хөрмәт күрсәтелгәне өчен рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек алып бару теләген җиткерде.