Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Хезмәт министрлыгы ана капиталын куллану кагыйдәләрен үзгәртте

0

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). 11 апрельдән Россиядә ана капиталын куллану кагыйдәләре үзгәрә. «Российская газета» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгына сылтама белән шул хакта яза. Элегрәк Хөкүмәт Хезмәт министрлыгының файдаланылмаган ана капиталы акчаларын тупланма пенсияне формалаштыруга җибәрү кагыйдәләрен раслау буенча вәкаләтләре турындагы проектны хуплаган иде. Ведомствода аңлатуларынча, Хезмәт министрлыгының яңа вәкаләтләре 2020 елда федераль закон кабул итүгә бәйле. Закон ата-аналарга ана капиталы белән идарә итүне күпкә сыгылмалы итә. Элек ата-аналар аларны башка максатларга куллануны сорап, алардан файдаланмаган очракта, акчаларны тупланма пенсиягә күчерү өчен гамәлләр тәртибе юк иде. Хәзер ата-аналар, Пенсия фондына акча кире кайтарылганнан соң, ярты ел дәвамында, тиешле гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотачагын хәл итә ала. Бу вакытта карар кабул ителмәсә, Пенсия фондына гариза язып аны тагын бер кат озайтырга була. Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчаларын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Россиянкам раскрыли четыре чудо-процедуры против морщин и старения кожи

«Ореховские» против «Коптевских». Бандиты 90-ых до сих пор сводят счеты

Суд заключил под стражу водителя влетевшего в Троицкий мост Петербурга Porsche

Чехия объявила в розыск якобы причастного ко взрывам во Врбетице россиянина