Шәйхразиев: БДИ тапшырасы булганга ата-аналар балалары татарча белем алуын теләми
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). БДИ тапшырасы булганга ата-аналар балаларының татар телендә тулы белем алуын теләми. Бу дөрес түгел. Бу хакта Чаллыда узган күчмә киңәшмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем җитәкчесе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
Киңәшмәдә Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов республикада милли мәгарифне үстерү буенча төп бурычларның берсе - барлык фәннәр дә туган телдә укытыла торган сыйныфлар санын арттыру икәнлеген әйтте.
Чаллының 78 белем бирү учреждениесендә 60тан артык милләт баласы белем ала. Иң күп төркемнәр - татар һәм рус балалары булганнар.
«Шәһәрдә 11 татар мәктәбе эшли. Татар мәктәпләре саны артмый, әмма аларда укырга теләүчеләр саны арта бара. Хәзерге вакытта аларда 8 454 укучы белем ала. Татар телендә фәннәрне укыту 2 070 бала өчен алып барыла, ягъни 32,2 проценты, тагын 3916 укучы, яки 61 проценты — татар телендә тәрбияләнә», - диде докладчы.
Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, тулысынча туган телдә белем ала торган татар мәктәпләрендә сыйныфлар саны арта. Бу, нигездә, милли мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге ала торган муниципаль бирем хисабына башкарыла.
Әмма бу юнәлештә эшне активлаштырырга кайбер ата-аналарның шөбһәле күзаллаулары комачаулый. «Ата-аналар балаларны татар телендә тулы белем алуга күчерергә курка. Алар моны киләчәктә БДИны уңышлы тапшырырга комачауларга мөмкин дип саный», — дип аңлатты Хәлимов.
Васил Шәйхразиев бу киң таралган күренешне ялган дип санады. «Ата-аналар белән тыгызрак эшләргә кирәк. Туган телдә белем алу файдасына аргументлар күп, без алар турында бик яхшы беләбез. Моннан тыш, статистика күрсәткәнчә, 9нчы сыйныфтан соң укучыларның яртысы диярлек көллият һәм училищеларга укырга керүне өстен күрә. Шуңа күрә БДИга бәйле проблемалардан алдан ук куркып тормаска кирәк»,-дип нәтиҗә ясады Татарстан вице-премьеры.