Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2022

Тинчурин театрында икенче буын щепкинчылар юбилей кичәсенә җыела

0
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган «Дөнья матур, дөнья киң» иҗат кичәсе узачак. «Юбилярны курсташлары — икенче буын щепкинчылар — Илдус Габдраханов, Илсөя Төхфәтуллина, Мәрьям Йосыпова, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Ренат Аюпов, Фердинанд Хафизов һәм башкалар котлаячак», дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге. Бенефиста спектакльләрдән өзекләр уйналачак, биюләр, шигырьләр, җырлар башкарылачак. Шулай ук Зөлфия Зарипова катнашкан «Габбас хәзрәт», «Килен киленне сынар», «Урын», «Каргышлы балачак» телефильмнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк. Кичәнең режиссеры — Резедә Гарипова. Иҗат кичәсе 20 гыйнварга билгеләнгән. Зөлфия Зарипова 1988 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса