(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Россия юристлар берлегенең Татарстан бүлеге ЛНР һәм ДНР дан килгән кешеләргә юридик ярдәм өчен кайнар элемтә ача. Консультация өчен эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә 8 (960)-080-90-50 номерына шалтыратырга була, дип хәбәр итте берлекнең матбугат хезмәте. Электрон почта: ajurrt@mail.ru. Шәхси кабул итү өчен адрес: Казан, Фатих Кәрим урамы, 20 нче йорт, 2 нче офис. Биредә Россия юристлар берлегенең Татарстан бүлегенең Вахитов бүлекчәсе урнашкан («Ялилов и партнеры» юридик фирмасы офисы). Ярдәм түләүсез.