Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2022

Путин Кытайда Boeing 737 һәлакәте булу сәбәпле кайгы уртаклашты

0

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы вице-премьеры Си Цзиньпинга Кытайның көньягында Boeing 737 пассажир самолеты һәлакәте булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграмма Мәскәү Кремле сайтында урнаштырылган.

«Үз туганнарын һәм якыннарын бу фаҗигадә югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашабыз», — диде дәүләт башлыгы.

Кытай Халык Республикасының Гражданнар авиациясе идарәсе хәбәр иткәнчә, Куньминнан Гуанчжоуга рейс башкарган China Eastern Airlines авиакомпаниясе самолеты Гуанси-Чжуан автоном районына төшкән. Бортта 123 пассажир һәм тугыз экипаж әгъзасы булган.

Хәзер эзләү-коткару эшләре бара, дип хәбәр итә РИА Новости.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса