Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Август
2022

Лаеш районында төяп җибәрелгән продукция күләме узган елгыдан 119 процентка арткан

0

Агымдагы елның алты аенда Татарстанның Лаеш районы предприятиеләре һәм оешмалары үзләре җитештергән 24,9 млрд сумлык товарны төяп җибәргән. Беренчел бәяләүләр буенча, тулаем алганда, төяп җибәрелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәт күләме 67,7 млрд. сум тәшкил итәчәк - үткән ел белән чагыштырганда 119 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Инвестицион эшчәнлекнең төп күрсәткечләре динамикасын исәпкә алып, районда инвестицияләр агымына ярдәм итә торган шартлар тудырыла. Фаразлаулар буенча, агымдагы елга төп капиталга инвестицияләр күләме 15,9 млрд сум күләмендә планлаштырыла, бу узган елга карата 110,6 процент тәшкил итәчәк. Агымдагы елның беренче кварталында әлеге күрсәткеч 5,4 млрд сум тәшкил итте», - диде ул.

Республика муниципаль берәмлекләренең гыйнвар-июнь айларында социаль-икътисади үсеш рейтингы буенча Лаеш районы беренче урында тора, дип өстәде спикер. Районның үсеш динамикасы төп икътисади күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше белән билгеләнә.

«Районда тулаем территориаль продуктның үсеш темпы 2022 елга гамәлдәге бәяләрдә 113,8% дәрәҗәсендә бәяләнә, аның бәясе 45,5 млрд сум күләмендә фаразлана», - диде ул.

Агымдагы елның 1 августына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,21 процентын тәшкил итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса