Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2022

«Звезда» телеканалында Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде

0

«Звезда» телеканалының «Легенды армии» программасында «Муса Җәлил» фильмы күрсәтелде. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Шагыйрь һәм Советлар Союзы Герое, хыянәтче исеме тагылуга карамастан, тарихка фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән кеше буларак кереп калды.

Муса Җәлил сугыш юлын 2 нче хөҗүм армиясенең өлкән политҗитәкчесе һәм «Отвага» газетасының хәрби корреспонденты буларак башлый. 1942 елның җәендә камалыштан чыкканда әсирлеккә алына.

Фильмны әзерләүдә шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, тарихчы Рөстәм Гайнетдинов, Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова һәм башкалар катнашкан.

Кино тасмасын телеканал сайтында карарга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






В Центр спасения медвежат-сирот привезли детеныша из Новосибирской области

«Продолжение истории»: Московский зоопарк показал сражение Тимоши с коварным пакетом

Умерла жена депутата, обвинявшая его в избиении

Юрист Сивакова рассказала о проверке трех документов перед покупкой квартиры