Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2022

Мәктәпләрдә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды

0

Бүген мәктәпләрдә 5 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) башланды. Мәгариф оешмалары тикшерү эшләрен 24 октябрьгә кадәр теләсә кайсы көнне үткәрә ала. Барлык укучылар өчен дә рус теле һәм математика буенча тикшерү эшләре мәҗбүри, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

«ВПР үткәрү 2022 елның языннан яңа уку елы башына күчерелде. Язын мәктәпләр тикшерү эшләренең бер өлешен үткәргән иде, шул ук фәннәр буенча аларны көзен кабат язарга кирәкми», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Калган фәннәр буенча укучылар алдагы уку елы программасы буенча тикшерү эшләре язачак. Бишенче сыйныфларда барлык укучылар да әйләнә-тирә дөнья буенча ВПР, алтынчы сыйныфта – биология һәм тарих, сигезенче сыйныфта чит тел буенча тапшырачаклар.

Җиденче сыйныфта сайлап алу нигезендә укучылар тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПР яза ала, сигезенче сыйныфта бу фәннәргә физика, тугызынчы сыйныфта химия өстәлә.

Бөтенроссия тикшерү эшләрен Россиянең 38 мең мәктәбеннән 7,5 миллион укучы язар дип көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Бывший тренер "Спартака" сравнил стоимость жизни в Мадриде и Москве

Гол Зобнина принес «Спартаку» победу над «Краснодаром» в матче РПЛ

Вскрыли САМЫЙ ДОРОГОЙ ЗАБРОШЕННЫЙ КОНТЕЙНЕР а там.

«Абсолютно свободно»: Московский зоопарк показал общающуюся с гостями Катюшу