Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2022

Татарстанда 50 мең сум алимент бурычы булган ир-атны хөкем иттеләр

0

Баулы районында 39 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылган. Ул «Әти-әни нигезле сәбәпләре булмаган килеш, суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу турыда ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта билгеләнгәнчә, ир-ат балага алимент түләргә тиеш булган. Ләкин узган елның ноябреннән 2022 елның февраленә кадәр ул ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк бу ир-ат алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Алимент буенча гомуми бурыч 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Ул шартлы рәвештә җиде айга ирегеннән мәхрүм ителгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса