Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2022

«Ак Барс» өченче периодта ике алка керттереп җиңелде

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасына 0:2 исәбенә җиңелде. Уен Казанда үтте.

Беренче периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков алканы «Спартак» капкасына кертте, тик видеокабатлаудан соң капкачыга комачау ителгән дип табылды, гол исәпләнмәде.

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодның өченче минутында гына исәп ачылды, «Спартак» уенчысы Егор Савиков гол кертте (0:1). Бер минут та үтмәде, «Спартак» капитаны Александр Хохлачёв «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Тарасов – Шипачёв – Петров, Хафизуллин – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Радулов, Токранов – Адамчук;
  • Галимов – Сафонов – Воронков, Янчевский – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Бурмистров – Зарипов, Евсеев.

«Спартак»

  • Красиков (Рибар);
  • Принс – Вароне – Хохлачёв, Кин – Брынцев;
  • Кугрышев – Рубцов – Старченко, Савиков – Ручкин;
  • Цыплаков – Квартальнов – Талалуев, Арзамасцев – Соколов;
  • Чибриков – Свечков – Любимов (Демков), Седов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үтәчәк. «Ак Барс» – «Трактор» матчы 25 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса