Башкортстанда ел саен башкорт, рус һәм татар драма театрларына унар миллион сум биреләчәк
Башкортстанда ел саен башкорт, рус һәм татар драма театрларына яңа зур спектакльләр әзерләү өчен унар миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Без ел саен башкорт, рус һәм татар драма театрларына яңа зур спектакльләр әзерләү өчен унар миллион сум бүлеп бирәчәкбез», - диде Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү советының беренче утырышында.
Башкортстанның мәдәни тормышында «Евгений Онегин» һәм «Садко» опералары, «Потомки Салавата не отпустят» һәм «Звезда героя» спектакльләре премьералары зур вакыйга булды. Яңа елда «Красный Паша» спектакле премьерасы көтелә, диелә хәбәрдә.
Төбәк Башлыгы сүзләренчә, «Дневник поэта» фильмының премьерасы булган, хәзер «Северные амуры» мультфильмы премьерасы көтелә.
Уфаның «Муха» анимацион студиясе директоры Артур Абдрахманов 2023 елның гыйнвар азагында Уфада һәм Мәскәүдә мультфильмның ябык премьерасы күрсәтеләчәген әйтте.
Иң мөһиме, Россиянең иң зур кинопрокатчылары белән «Северные Амуры» прокаты буенча килешү төзедек», - диде Артур Абдрахманов.
Башкортстанда беренче тапкыр «Время героев» Бөтенроссия җыр ачык конкурсы узуын билгеләп үтте республика Башлыгы. Хәзер Ватан турында иң яхшы җырлар Уфада Совет мәйданында Россия Герое Миңлегали Шәйморатов һәйкәле янында яңгыраячак.